90 СЕЗОН

Яңалыклар

Актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов «Ядәч! Исемдә!» спектаклендә соңгы тапкыр уйнаячак

22 августта Кәрим Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» спектакле Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнашында соңгы мәртәбә куелачак. Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак. Шулай итеп, татар театрының һәм киносының кабынып килүче йолдызы Фәрһад Мөхәммәтҗанов Казаннан да, Тинчурин театрыннан да китә.

Шулай да Фәрһад Казан белән бөтенләйгә саубуллашырга җыенмый. Белем алгач, аның Казанга кире кайту уе да юк түгел. Ә хәзергә ул яраткан тамашачыларын «Ядәч! Исемдә!» спектакленә килеп, аның белән саубуллашып, изге теләк теләп калырга чакыра.

Фәрһад Мөхәммәтҗанов Кәрим Тинчурин театрында 2021 елның көзеннән эшли башлады. Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский куйган «Ядәч! Исемдә!», Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакльләрендә баш рольләрне башкарды. 2022 елда «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге Сәрдәр роле өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.

Фәрһад Мөхәммәтҗанов шулай ук тамашачыларга «Рәхәт яшибез!», «Бер-бер хәл» сериаллары аша яхшы таныш.