90 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак

Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңелчә комедияләр алып баруын тамашачыны «ужастиклар» белән борчырга теләмәүдән чыгып аңлата.

«Безнең төрле спектакльләребез бар – катлаулылар да, шигъриләр дә – мәсәлән, «Мәдинә». Әмма кешеләр күбрәк комедияләр һәм мелодрама ярата. Әйдәгез, игелеклелек балансын саклыйк», дип аңлаткан театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов гастрольләр өчен спектакльләр сайлау мантыйгын «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Тинчурин театрының Башкортостанда гастрольләре узачак. Алар Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк. 29 ноябрьдә Ләйсән Әминованың «Яратам! Бетте-китте!» (режиссеры – Зөфәр Харисов) комедиясе тәкъдим ителәчәк. 30 ноябрьдә башкорт драматургы Салават Әбүзәровның «Хыялый» (режиссер – Илгиз Мөхетдинов) лирик комедиясе күрсәтеләчәк. 1 декабрьдә – Салават Юзееның «Кияү урлау» (режиссер – Регина Саттарова) комедиясе. Гастрольләр 2 декабрьдә Ркаил Зәйдулланың «Ашина» (режиссеры – Илсур Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.

Гастрольләргә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган спектакльләрнең сайланмавын театр җитәкчелеге техник сәбәпләр белән аңлаткан. «Директор сүзләренә караганда, Тинчурин театрында булган 10 м.лы әйләнмәле сәхнәне башка регионнардагы театрларда табуы авыр. Шуңа күрсәтү өчен китерүе уңайлы спектакльләр сайланган», дип яза «Башинформ».

«Чыннан да, минем «Идегәй», «Җилкәнсезләр» кебек спектакльләрдә һәм Сәрдәр Таһировский чыгарган ике спектакльдә («Ядәч. Исемдә», «Хан кызы Турандык») зур әйләнмәле сәхнә сорала. Кайбер спектакльләрнең декорацияләе биек булу аркасында ала алмадык», диде Туфан Имаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-ufa-saharena-inel-komediyalar-ham-ber-drama-alyp-baracak-5878904

Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак
Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак Татар-Информ: Тинчурин театры Уфа шәһәренә җиңел комедияләр һәм бер драма алып барачак