90 СЕЗОН

Матбугат театр турында

Татар-Информ: Тинчурин театры быел Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» һәм Шамил Фәрхетдиновның «Ай былбылым» комедияләрен чыгарачак.

Тинчурин театры быел Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» һәм Шамил Фәрхетдиновның «Ай былбылым» комедияләрен чыгарачак.

«Без сезон ахырына кадәр ике премьера чыгарырга телибез. «Ай былбылым» әсәренең репетицияләренә тотындык. Анда өлкән буын артистлары катнаша. Без аны 26 октябрьгә чыгарырга планлаштырабыз», – диде театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов «Татар-информ»да сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.

«Бу комедия. Моңсу комедия. Без аны комедия итәрбез һәм халык яратсын өчен барысын да эшләрбез», – диде өлкән буын артистлары белән куелган комедиядә катнашучы Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтахов.

Икенче премьера – Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелачак комедия декабрь башында чыгарга тиеш.

Тинчурин театрының юбилей сезоны 15 сентябрьдә «Идегәй» дастаны белән ачылачак.

6 ноябрьдә театрның 90 еллык юбилеена багышланган зур концерт булачак. Режиссеры – Камил Гатауллин.

Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tincurin-teatry-byel-mansur-gyilaev-ham-samil-farxetdinov-komediyalaren-cygara-5876218