Бүген 7 ноябрьдә Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең беренче дәресе узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Проектка 140 тан артык кеше теркәлгән. Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү.
Беренче дәреснең программасы:
-
- Театр музеена экскурсия – 14.00
-
- «Татар театры тарихы» темасына лекция. Спикер: Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, театр белеме белгече, «Алтын битлек» театраль премиясе эксперты – 15.00.
Дәресләрнең театрда айга 1 тапкыр узуы планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.
Фәния Лотфуллина
https://magarif-uku.ru/news/headlines/tinchurin-teatrynda-zhurnalistika-ma