«Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
Апас авылы мәйданына театр коллективлары җыелды. Биредә бүген театраль Сабантуй үтә.
«Быелгы Сабантуйның яңалыгы буларак, язучыларны чакырдык. Алар өчен махсус йорт әзерләдек», — диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Сабантуйны Апас районы администрациясе белән берлектә әзерләдек. Көрәш, уеннар, биюләр, концерт — барысы да булачак. Призлар да бар, көрәш батырына традицион машина куелачак», — диде директор.
Быелгы театрлар Сабантуенда Әлмәт театры өлешчә генә катнаша — театр фестивальдә иде, артистлар җиңү белән кайтыр юлга чыкканнар.
Театрлар Сабантуе 2005 елдан бирле Тинчурин театры инициативасы белән оештырыла.
Автор – Рузилә Мөхәммәтова;
Чыганак – “Татар-информ”, https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-06-2021/byel-respublika-teatrlary-sabantuenda-yazuchylar-da-katnasha-5827437
Дата: 20.06.2021