Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилее «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле белән тарих битләрендә калды. Юбилей кичәсендә Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары — Эльвира Рафаилевна Камалова да катнашты. Ул Татарстанның беренче президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде һәм Татарстанның атказанган исемен алган театрыбыз артистлары — Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк Хафизова һәм Гүзәл Гайнуллинага диплом һәм күкрәк тамгалары белән бүләкләде. Шулай ук озак еллар театрга тугры хезмәт иткән театр хезмәткәрләренә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.