92 СЕЗОН

array(0) { }
Отелло
2 сәгать 30 минут
Мәхәббәт һәм хыянәт турында спектакль
12+

«Отелло» спектакле — Уильям Шекспир трагедиясе буенча яңа куелыш. Әсәр 1604 елда язылган. Сюжет нигезендә көнчеллектән күзләрен кан баскан, хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята.

Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, сәхнәләрнең шактый өлеше ирония, гротеск белән сугарылган һәм нечкә мәгънә уйнатуга корылган. Чөнки театр классик текстны реконструкцияләми, ә мәхәббәт, көнчелек һәм хыянәтнең бөек тарихын заманча караш, ягъни бүгенге көн призмасы аша, тулы абсурд, каршылыклар һәм эмоциональ нәзбереклек белән бәян итә.

Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Хәрәкәт, ритм һәм сәхнә энергетикасы аша геройлар үз хисләрен сүзләрдәге кебек үк ачык итеп ачалар, күп катламлы һәм эмоциональ бай театраль тамаша тудыралар.

Габдулла Шамуков тәрҗемәсе

Спектакльне Резедә Фазлыева алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2026 елның  26 маенда була.

Автор — Уильям Шекспир
Режиссер — Александр КРЫМОВ
Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Дарья ЗДИТОВЕЦКАЯ
Ут кую буенча рәссам — Андрей ЛЕБЕДЬ
Пластика буенча режиссер — Римма САРКИСЯН
Видео буенча рәссам — Ярослав РОЖИН
Саунддизайнер — Даниил КОЛОТОВ

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло Отелло