93 сезон

якындагы даталар

16 сентябрь Чш
25 октябрь Як

Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.

спектакль турында

  • Премьера: 2026 елның 26 мае
  • программа: Пушкин картасы
  • билет бәясе: 500 ₽ — 3000 ₽
2 сәгать 30 минут · Мәхәббәт һәм хыянәт турында спектакль · 12+

«Отелло» спектакле — Уильям Шекспир трагедиясе буенча яңа куелыш. Әсәр 1604 елда язылган. Сюжет нигезендә көнчеллектән күзләрен кан баскан, хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята.

Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла һәм тамашачыларга мәхәббәт һәм тугрылык турындагы спектакль буларак тәкъдим ителә. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, сәхнәләрнең шактый өлеше ирония, гротеск белән сугарылган һәм нечкә мәгънә уйнатуга корылган. Чөнки театр классик текстны реконструкцияләми, ә мәхәббәт, көнчелек һәм хыянәтнең бөек тарихын заманча караш, ягъни бүгенге көн призмасы аша, тулы абсурд, каршылыклар һәм эмоциональ нәзбереклек белән бәян итә.

Музыка, бию һәм пластик күренешләр спектакльгә аеруча тәэсирлелек бирә, алар вагыйгалар агышының мөһим өлешенә әверелә. Хәрәкәт, ритм һәм сәхнә энергетикасы аша геройлар үз хисләрен сүзләрдәге кебек үк ачык итеп ачалар, күп катламлы һәм эмоциональ бай театраль тамаша тудыралар.

Габдулла Шамуков тәрҗемәсе.

Спектакльне Резедә Фазлыева алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2026 елның 26 маенда була.

Автор — Уильям Шекспир
Режиссер — Александр КРЫМОВ
Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Дарья ЗДИТОВЕЦКАЯ
Ут кую буенча рәссам — Андрей ЛЕБЕДЬ
Пластика буенча режиссер — Римма САРКИСЯН
Видео буенча рәссам — Ярослав РОЖИН
Саунддизайнер — Даниил КОЛОТОВ

01.06.2026 Ватаным Татарстан

«Отелло»ны, актерларның гаҗәеп уенын һәркем күрергә тиеш

Тулырак
«Отелло»ны, актерларның гаҗәеп уенын һәркем күрергә тиеш
29.05.2026 Сөембикә

Тинчурин театрында – «Отелло»: эчтәге шайтаныбыз нинди?

Тулырак
Тинчурин театрында – «Отелло»: эчтәге шайтаныбыз нинди?
28.05.2026 Татар-информ

Тинчурин театры «Отелло» премьерасын тәкъдим итте

Тулырак
Тинчурин театры «Отелло» премьерасын тәкъдим итте