91 СЕЗОН

array(0) { }
Хыялга бер адым
1 сәгать 40 минут
Бер сәфәр тарихы
12+

«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар…» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара.
Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар театр төркеме артистлары, Самарада театр курслары тәмамлаганнан соң, Оренбургка килә. Тик артистларның татар театрын үстерәбез дигән хыяллары һәм ниятләре челпәрәмә килергә мөмкин: Идел буенда ачлык башлана, тиф казасы тарала. Артистларны һәм театр киләчәген коткару өчен, режиссер труппаны алып Ташкентка китәргә карар кыла.

Ташкентка барганда Кәрим Тинчурин «Хыялга бер адым» исемле пьеса яза һәм аны шунда ук поездда куя. Режиссер моны артистларны канатландырып, хыялландырып җибәрү, аларга юл газабын, ачлык һәм авыруларын оныттырып тору, өметсезлектән арындыру максатыннан эшли. «Кешене хыял яшәтә. Ә артист халкын сәхнә алга әйди… Мин труппаны яңа пьеса белән генә, репетицияләр белән мавыктырып кына коткарып кала алачакмын», – ди Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә ханымга. Шуның белән режиссер артистларның җаннарын һәм тәннәрен генә түгел, формалаша башлаган татар театрын да саклап калырга тырыша.

Тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән.

Спектакльнең премьерасы 2024 елның 18 декабрендә булачак.

Автор — Рөстәм Галиуллин
Режиссер — Туфан Имаметдинов
Куючы рәссам — Лилия Имаметдинова
Костюмнар буенча рәссам — Алия Гайнуллина
Композитор — Ильяс Камал
Хореограф — Марсель Нуриев
Ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров
Әсәрне рус теленә тәрҗемә итүче — Гөлназ Бәдретдин

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Хыялга бер адым Хыялга бер адым Хыялга бер адым