Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Гайнуллинаның туган көне.
Хөрмәтле Гүзәл Хөсәен кызы!
Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, ак бәхетләр, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез.