91 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры XVI Халыкара фин-угор халыклары театрларының «Майатул» фестивалендә катнашты

28 майда Тинчурин театры XVI Халыкара фин-угор халыклары театрларының «Майатул» фестивалендә катнашты.

Тичнурин театрының чыгышын сәламләү сүзе белән Шкетан исемендәге Мари милли драма театры директоры Эрик Юзыкайн һәм Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Аннан соң «Хан кызы Турандык» спектакле күрсәтелде.

Әлеге спектакль фин-угор халыклары театрлары фестиваленә очраклы гына эләкмәде. Аны Тинчурин театры сәхнәсендә Венгриянең иҗади командасы куйды: режиссер – Сардар Тагировский, рәссам – Анна-Мария Купаж һәм композитор – Бакк-Давид Ласло.

Тинчурин театры XVI Халыкара фин-угор халыклары театрларының «Майатул» фестивалендә катнашты
Тинчурин театры XVI Халыкара фин-угор халыклары театрларының «Майатул» фестивалендә катнашты