Театрыбызда Мәскәү артистлары ике спектакль тәкъдим итәчәк.
4 декабрь, 18:30
«Винни-Пуховские чтения» спектакле.
Тамашачылар бар кешегә дә таныш булган, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез рәхәтләнеп укыган «Винни-Пух и все-все-все» китабының серле мәгънәләренә төшенергә тырышачак.
Билет алу: https://kzn.kassir.ru/teatr/vinni-puhovskie-chteniya-1
5 декабрь, 18:30
«Телефон доверия» спектакле.
Провинциаль шәһәрдәге «Ышаныч телефоны» хезмәтенә психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шалтырата. Әлеге хезмәттә эшләүчеләрнең һәркемгә дә җавабы бер: «Бу проблема димени?!». Әлеге хезмәттә эшләүче кеше ялгыз кешегә ярдәм итү турында уйлый башлагач, хәлләр башкача башлангыч ала.