90 СЕЗОН

язымталар

Зөфәр Харисов юбилеенда укучылары – эстрада йолдызлары катнашачак

19 нчы ноябрь, 18:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовка 65 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе тәкъдим итә. Бар гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган күренекле артист Зөфәр Харисовның “Гамәлләрең булсын күңелеңне көзләреңдә назга төрерлек…” дип аталган иҗат кичәсе хезмәттәшләр котлавы, концерт номерлары һәм юбилярның балачактан бүгенгә кадәр тормыш юлын сурәтләгән “Боз өстендә” моноспектакле белән үрелеп барачак.

Юбилейда эстрада йолдызлары Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Илназ Минвәлиев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Резедә Төхфәтуллина һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашачак. Кичәнең режиссеры һәм сценарий авторы – Илфак Хафизов.

Зөфәр Назыйм улы Харисов 1956 нчы елның 17 нче ноябрендә  Татарстанның Мөслим районы, Түбән Табын авылында туа. 1978 нче елда Ка­зан дәүләт мә­дә­ни­ят инс­ти­ту­тының Театр режиссурасы факультетын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 1979-1980 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1981 нче елның 25 нче гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә.  Рәшит (“Назлы кияү”, К.Тинчурин), Шакирҗан (“Сакла, шартламасын!”,  К.Тинчурин), Ямгырчы би (“Итил суы ака торур”, Н.Фәттах), Пурсоньяк (“Галиҗәнап де Пурсоньяк”, Мольер), Габдрәхим (“Бер тамчы ярату”, Н.Гыйматдинова), Җамали (“Кияүләр”, Х.Вахит), Гыйззәт (“Хыялый”, С.Әбүзәров),  Мәглүн бәк (“Карурман”, Л.Янсуар, Р.Гарипова), Азват (“Кияү урлау”, С.Юзеев) һәм башка образлары белән тамашачылар мәхәббәтен яулый.

Зөфәр Харисов – күпкырлы талант иясе.  Ул үзен режиссура һәм тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы сыный. Алып баручы, башкаручы һәм сәхнәгә куючы буларак күп кенә әдәбият һәм сәнгать әһелләренең иҗатына, тормыш юлына багышланган кичәләрне үткәрүдә актив катнаша.

Зөфәр Харисовның тынгысыз хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышларыгыз өчен ул “Россия Федерациясенең атказанган артисты” (2017), “Татарстан Республикасының халык артисты” (2004) дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте