90 СЕЗОН

Яңалыклар

Миңлегөл Шәйхетдинованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 2 нче февральдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының склад мөдире ШӘЙХЕТДИНОВА МИҢЛЕГӨЛ САЛИХ кызының туган көне.

Хөрмәтле Миңлегөл Салих кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!