array(0) { }
Театр яктылыкка, нурга илтә
50 минут
Риваять
+6

К.Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” экскурсияләре

Кәрим Тинчурин театрының легендар спектакльләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорацияләре һәм костюмнары, танылган режиссерлары һәм актерлары – болар барысы да данлы тарих.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр –  Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов и Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул.

Бүген Кәрим Тинчурин театры репертуарында –танылган замана режиссерлары куелышлары, труппада – яшь талантлар. Боларның барысы турында экскурсияләрдә белергә була.Экскурсия театр ишекләрен әле Кәрим Тинчурин театры спектакльләре белән таныш булмаган тамашачыларга да, шулай ук театрга гашыйк, аның репертуарын яраткан тамашачыларга да ача.

Экскурсияләрне оештыручы – театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Чабатова Розалия Вәлиәхмәт кызы.

Билетлар:

Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә Театр яктылыкка, нурга илтә