Шах…Мат!
1 сәгать 20 минут
Детектив
18+
18:30 • чәршәмбе
Билет алырга
18:30 • пәнҗешәмбе
Билет алырга

“Шах…Мат!”

Шахмат уенында бар да гади: оттырсаң – фигураларны тезәсең дә яңадан башлыйсың. Ә тормышта исә бөтенләй башкача. Монда “уенны” өр-яңадан башлау мөмкин түгел. Биредә яшәеш хәл ителә һәм ул ак-кара шакмакларга бүленмәгән.
“Шах…Мат!” моноспектакленең герое шушы кырыс хакыйкать белән бик яшьли очраша. Аның күңелендә сызлану һәм гаделлек табу ихтыяҗы урнаша. Нәтиҗәдә ул данлы династияне дәвам итәргә, прокурор булырга карар кыла.
Әлеге детектив монодрама тормыш шахмат тактасындагы уенның караңгы якларын яктырта. Ләкин хаклык өчен көрәшүче каты күңелле, аяусыз прокурор бу вакыйгада барыбер гаделлеккә ирешә.

Автор — Лилия Сәләхетдинова
Тәрҗемә — Инсаф Абдулла
Режиссер — Марсель Мәхмүтов
Рәссам — Роман Моров
Композитор — Зөлфәт Вәлиуллин
Спектакль өчен материаллар туплаучы — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ

Рольләрне башкаралар:

Прокурор — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ