90 СЕЗОН

array(0) { }
Менә сиңа куш кулым
45 минут
Бәби-спектакль
0+

Спектакль һәм аның төп башкаручысы иң кечкенә тамашачыларны иҗат итәргә, яратырга, хис-тойгылар белән уртаклашырга сусау һәм көйләрнең матур яңгырашы белән җәлеп итә. Спектакльнең герое тамашачыларга яңгырашы белән хыялдагы дөньяны чагылдырган, тере музыкаль моңга әверелгән авазларның безне ничек мавыктыра, сокландыра алуын тасвирлый.

Спектакль иң кечкенә тамашачыларга исәпләнгән. Спектакльдән соң балалар әти-әниләре белән катнашучыларга кушыла һәм спектакльнең реквизиты, музыкаль декорациясе ярдәмендә үз көйләрен иҗат итә ала.

Спектакльдәге матурлык, наз, гармония һәм ышаныч атмосферасы сабыйларда дөнья белән актив танышуга әзерлек булдыра.

Спектакльнең төп герое – кул чуклары булмаган виртуоз-пианист Алексей Романов.

Спектакльне Азалия Гайнетдинова алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2022 елның 16 апрелендә була.

Спектакль театр музее фойесында узачак. Тамаша 2-7 яшьлек балаларга кызыклы булачак.

Партнерлар –  Президентның мәдәни башлангычларга ярдәм итү фонды, ятимнәргә һәм балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итүче «Солнечный круг» фонды, нәни тамашачылар өчен “Калабала” башкарма сәнгать ассоциациясе

Автор һәм режиссер — Алмаз САДРИЕВ
Рәссам — Ирина НОВИЧКОВА, Алмаз САДРИЕВ
Пластика режиссеры — Евгений ЯКИМОВ
Музыкаль җитәкче — Илсөя САДРИЕВА, Лилия Аллаярова
Композитор — КАМАЛОВ ИЛЬЯС, Алексей РОМАНОВ
Хореограф — Марсель НУРИЕВ

Рольләрне башкаралар:

Беренче актер — Алексей Романов
Икенче актер — ХӘБИБУЛЛИН САЛАВАТ
Өченче актер — ИБӘТУЛЛИНА ЛАНДЫШ
Дүртенче актер — ХӘСӘНОВА ӘДИЛӘ

Билетлар:

Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым Менә сиңа куш кулым