90 СЕЗОН

array(0) { }
Былтыр маҗаралары
45 минут
Балалар өчен интерактив тамаша
6+

Габдула Тукайның шаян, шук Былтыры янәдән урманга утынга җыена. Әмма бу юлы ул ялгызы гына түгел, ә үзе белән бергә яңа дусларын – тамашачыларны да тылсымлы урманга, маҗаралы сәяхәткә чакыра. Төрле биремнәр, уеннар, җыр-биюләр белән үрелгән бу сәяхәттә аларга Тукайның Күбәләге, Су анасы, һәм Шүрәлесе дә очрый!  Әлеге хис-кичерешләргә бай интерактив спектакльдә балалар үзләре дә әкият геройларына әверелә. Былтыр белән бергә сынаулар үтә һәм төрле образларга кереп аю, бүре, төлке һәм хәтта поши булып йөреп карый. Иң җитез һәм уңганнарга, әлбәттә, бүләкләр дә каралган. Ә анысын инде спектаклебезгә килгәч үзегез күрерсез.

Маҗаралы сәяхәтебезгә рәхим итегез!

Автор — ХАФИЗОВ ИЛФАК

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Былтыр маҗаралары Былтыр маҗаралары Былтыр маҗаралары Былтыр маҗаралары Былтыр маҗаралары