90 СЕЗОН

array(0) { }
Сәйдәш. Йокысызлык
1 сәгать
Риваять
12+

Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер?

Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме?

Без үзебез кемнәр? Хакыйкатьләр һәм кыйммәтләр алышынып торган дөньяның вак бер өлешләреме? Нигә гармония югалды җаннарыбыздан?

«Сәйдәш. Йокысызлык» – беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы?

Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала?

Без бу лабиринтка керергә әзерме?

«Сәйдәш. Йокысызлык»  – ул спектакль-лабиринт. Вакыйгалар сәхнәдә генә түгел, ә театрның башка урыннарында да бара.

Билетлар саны чикле. Спектакль нибары 15 кешегә исәпләнгән.

Спектакльнең премьерасы 2020 елның 16 декабрендә булды.

Авторлары — Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Режиссер — Резеда Гарипова
Рәссам — Илшат Вилданов
Композитор — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова (JUNA төркеме)
Хореограф — Резедә Муллагалиева
Хормейстер — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов
Дирижер — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Малетина
Режиссер-куратор — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ

Рольләрне башкаралар:

1 нче Сәйдәш — ПИСКУНОВ АРТЕМ
2 нче Сәйдәш — ЗАКИРОВ ЗӨЛФӘТ
3 нче Сәйдәш — БАЙНАЗАРОВ ИЛНУР
4 нче Сәйдәш — ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР
5 нче Сәйдәш — Хәләүтдинов Инсаф (КТУ студенты)
Әни — Вилданова Зәринә
Кәрим — ХАФИЗОВ ИЛФАК
Заһидә Тинчурина — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Мичкәдә утыручы ир-ат — ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ
Валентина — КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ
Фельдшер, Журналист кыз — МӨСӘЛЛӘМОВА АЙСЫЛУ
Төш сакчылары (КТУ студентлары) — Һидиятуллин Инсаф, Габдуллин Ирхан, Гыйниятуллин Илгиз, Шамс Айрат, Сафина Зарина, Гайнетдинова Алинә, Кәримова Эльвина, Шакиров Рәүф, Хафизова Ләйлә, Галиәкбәрова Илзирә, Җамаева Диләрә, Шәмәгъсумова Гүзәл, Ганиева Динара, Мөхлисова Алинә, Камалиева Илүсә, Шәмсетдинова Әдилә

Билетлар:

Сәйдәш. Йокысызлык Сәйдәш. Йокысызлык Сәйдәш. Йокысызлык Сәйдәш. Йокысызлык