90 СЕЗОН

array(0) { }
Гөләндәм туташ хатирәсе
2 сәгать 20 минут
Мелодрама
6+

Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел, бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулуга багышлана

 Халык күңелендә җырга үрелгән әсәрләр бихисап, чөнки аларда укучыны, тамашачыны җәлеп итәрлек, моң ярылып ята. Ә татар моңы ул – күңелләрне айкап чыгардай, иң биек шарлавыктан түбәнгә очкан су тамчысыдай синең йөрәгеңә килеп кадалырдай көчкә ия. Ул синең җаныңда!

Татар халкының бөек улы Салих Сәйдәшевның беренче мәхәббәте турында язылган, күпләрнең өстәл китабына әйләнгән Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәрендә дә моң ярылып ята. Бу классик язучы тарафыннан бөек композитор турында язылган бердәнбер һәм кабатланмас матур әсәрләрнең берсе.

“Гөләндәм туташ хатирәсе” еллар чоңгылында үз укучысын тапкан кебек, күпсанлы тамашачылар соравы буенча куелган әлеге спектакль дә, һичшиксез, үз тамашачысын табар. Иң чиста саф хисләргә корылган мәхәббәт тарихы үзенең аһәңе, яңгырашы, куелышы белән тамашачыны җәлеп итәр.

Спектакльнең премьерасы  2018 елның 6 ноябрендә булды.

Авторы — Әмирхан Еники (Илһам Гали инсценировкасы)
Режиссеры — Рәшид Заһидуллин
Рәссамы — Булат Ибраһимов
Композиторы — Юрий Чаплин
Хормейстеры — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Спектакльдә — Салих Сәйдәшев көйләре яңгырый

Рольләрне башкаралар

Автор исеменнән — ХӘСӘНОВА ӘЛФИЯ
Гөләндәм — СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ
Әхмәтҗан — МИФТАХОВ СӘЛИМ
Бибимәликә — МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ
Кәрим Тинчурин, Касыйм — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС

Билетлар:

Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе Гөләндәм туташ хатирәсе