91 СЕЗОН

array(0) { }
Туган-тумача
2 сәгать 20 минут
Мелодрама
12+

«Туган-тумача» – режиссер Илгиз Зәйниевнең тормыштан алып, әбисе сүзләренә нигезләнеп язылган әсәре. Биредә 1950-1970 нче елларда татар авылында яшәүчеләрнең тормышы күрсәтелә. Геройларның прототиплары да авыр язмышлы, төрле холыклы реаль кешеләр.

Әлеге спектакльдә төрле язмышлар каршылыгы, характерлар бәрелеше, мәхәббәт һәм нәфрәт урын алган. Моннан тыш спектакльдә татар хатын-кызларының рухи көче, физик ныклыгы да чагылыш тапкан.

Монда һәркем сугыштан соңгы кырыс чорда яшәгән, бәлки хәзер дә исән булган якыннарының сыйфатларын күрәчәк.

Безнең тормыш глобаль вакыйгалардан, зур фәнни ачышлардан тора. Ләкин гомеребезнең 90 проценты кечкенә вакыйгалардан үрелгән: балаңны ашатырга акчаң бармы, мичкә ягарга утының бармы, баш өстеңдә түбән бармы һ.б. Бу мәшәкатьләр безнең көнкүрешебезнең, тормышыбызның 90 процентын тәшкил итә. «Туган-тумача» – ул шушы 90 процент вакытны ничек лаеклы итеп яшәү турындагы спектакль.

Спектакльдә Тинчурин театрының барлык артистлары да диярлек катнаша.

Спектакльне Ләйсән Вәлиәхмәтова алып бара.

Спектакльнең премьерасы 2024 елның  18 сентябрендә була.

Автор — Илгиз ЗӘЙНИЕВ
Режиссер — Илгиз ЗӘЙНИЕВ
Рәссам — Булат ИБРАҺИМОВ
Композитор — Ильяс КАМАЛ
Хореограф — Сәлимә ӘМИНОВА
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ

Рольләрне башкаралар:

Минсабир — ПИСКУНОВ АРТЕМ
Исмәгыйль — ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР
Шәмсеруй — НӘҖМИЕВА МИЛӘҮШӘ
Шәйдулла — ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Мөхетдинов Хәбибрахман — ХАФИЗОВ ИРЕК
Луиза — Зәринә Сафина
Октябрина — МИНХАНОВА СӘКИНӘ
Кечкенә — КАМАЛИЕВА ЛИЛИЯ

Билетлар:

Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача Туган-тумача