93 сезон

спектакль турында

  • Премьера: 2021 елның 2 декабре
2 сәгать 15 минут · Трагикомедия · 18+

Ядәч! Без барыбыз да балачак иленнән. Могҗизалар иле ул. Анда аңлаешсыз да, бик кызык та, куркыныч та. Балачакта вакыт агышы да бөтенләй башка… Исемдә! Балачак уенындагы кебек монда: гел истә тотарга кирәк. Бер мизгелгә генә онытасың — һәм отылдың. Хатирәләр — бер йотым терек суы. Хәтерләү — үз нәселеңнең буыны булу. Без чорларны аркылыга-буйга гизә белмибез, әмма театрда кая телисең шунда сәфәр чыгып була! 1980-90 нчы еллар Казанында калган балачак буйлап сәяхәт итәргә килегез.

Спектакльнең премьерасы 2021 елның 2 декабрендә булды.



Авторлар — Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина
Режиссер — Сәрдәр ТАһИРОВСКИЙ (Венгрия)
Рәссам — Анна Мария КУПАЖ (Венгрия)
Композитор — Бакк-Давид ЛАСЛО (Венгрия)
Хореограф — Марсель НУРИЕВ
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ
Инструменталь ансамбль җитәкчесе — Ильяс КАМАЛОВ