спектакль турында
- Премьера: 2023 елның 26 гыйнвары
Спектакль халык эпосы – «Идегәй» дастаны буенча куелды. «Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.
Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. Эпосның да, «Идегәй» спектакленең дә төп мотивлары – батырлык, туган җиргә мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, намуслылык һәм гаделлеккә дан җырлаудан гыйбарәт.
Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.
Спектакльнең премьерасы 2023 елның 26 гыйнварында булды.
Режиссер, инсценировка авторы — ИМАМЕТДИНОВ ТУФАН
Рәссам — Лилия ИМАМЕТДИНОВА
Композитор — Фәрһад БӘХТИЯРИ
Хореограф — Марсель НУРИЕВ
Хормейстер — ХӘМЗИНА АЛИЯ
Музыкаль җитәкче, дирижер — КАМАЛОВ ИЛЬЯС
Ут кую буенча рәссам — ШАКИРОВ ИЛДАР
Мөхәррир — БӘДРЕТДИНОВА ГӨЛНАЗ
актерлар