93 сезон

18.05.2026 событие
Гата Нуруллин (16.05.1923 – 10.02.2001) — татар театр сәнгатендә зур эз калдырган талантлы артист, режиссер, драматург һәм шагыйрь. Ул Лаеш районы Атабай авылында туа, Казан театр училищесын тәмамлый. 1949–1959 һәм 1965–1989 елларда Күчмә театрда (хәзерге Тинчурин театры) эшли, 40 ел эчендә 80нән артык онытылмас образ иҗат итә. Иң күренекле рольләренең берсе — Илдар Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” әсәрендәге Хәмзин. Ул режиссер буларак та танылган: “Галиябану” спектакле РСФСР Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнә, “Вөҗдан” пьесасы зур уңыш казана. Гата Нуруллин шулай ук халык яратып җырлый торган “Картаямыни соң йөрәк?” җырының сүзләр авторы. Аның иҗаты, хезмәте һәм якты истәлеге бүген дә күңелләрдә саклана.

барлык хәбәрләр

14.05.2026

Тинчурин театрында милли театрлар режиссерлары лабораториясе үз эшен башлап җибәрде

укырга
В Тинчуринском театре стартовала лаборатория режиссеров национальных театров
13.05.2026

«Россия – Ислам дөньясы…» форумының мәдәни программасы кысаларында

укырга
В рамках культурной программы форума «Россия – Исламский мир…»