Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.
“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
Театр студиясе оешканда, бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә 8 яшь, ә иң зурысына 12 яшь. “Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бирегә йөрүче балалар арасында рус милләтеннән булганнары да бар.
Спасибо за вашу оценку!
Ваше мнение очень важно для нас! Мы благодарны, что нашли время оценить качество нашего сервиса. Мы обязательно учтем ваши замечания и продолжим работать над тем, чтобы каждый ваш визит был незабываемым.
До новых встреч в Театре Тинчурина!
На главнуюСпасибо за ваш отзыв!
Ваше мнение важно для нас, и мы ценим, что вы нашли время поделиться своими впечатлениями. Мы обязательно учтем ваши замечания и будем работать над тем, чтобы каждый визит в наш театр был незабываемым.
До новых встреч в Театре Тинчурина!
На главную