93 сезон

Проекты

панорама

образовательный
Бу җәйне Тинчурин театры белән бергә үткәрегез — «Җәйгә бергә»!

Сезне ачык һавада театр верандасында узачак җылы камер кичәләр көтә: музыка, шигърият, шәмнәр яктысы һәм Әнгам Атнабаев. Роберт Миңнуллин, Зөлфәт иҗаты. Моның турында әле сөйләрбез.

Җәйге программада шулай ук ачык һавада иртәнге йога һәм күнегүләр, иҗади остаханәләр, кофе-брейклар һәм театр артистлары, тамашачылар, дуслар белән күңелле очрашулар көтә.

Җәйнең үзенчәлекле вакыйгасы — «Татар» рестораны белән берлектә оештырылган «Театр белән бергә кичке аш» проекты. Милли ризыклар, җылы мохит, тере аралашу һәм чын татар кунакчыллыгы!

Бу җәйне бергә үткәрик! ❤️

Башка проектлар