Новости

Уянырбызмы? («Сәйдәш. Йокысызлык» спектаклен караганнан соң) («Сөембикә», автор — Раилә Хәялиева)

Тинчурин театрына күптән барган юк иде инде. Театрның авыр ишеген тартып ачып эчкә узам. Ишек төбендә каршы алучылар кара төстәге маскалар һәм кул чистарткычлар суза. Кулдагы билетны күрсәтеп, кәс-кәс атлап кереп киткән заманнар артта калды. Хәер, зур үзгәрешләр кайсы заманга гына кагылмаган икән ул?!

Театр фойесында Сәйдәш музыкасы яңгырый. Ул арада Салих Сәйдәшев музее хезмәткәрләре оештырган тарихи экскурсия башлана.

…Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда дөньяга килә. Туарына өч көн кала, әнисе бер гаҗәеп төш күрә. «Таң атып килә икән. Кояш чыгар вакытка да күп калмаган. Тәрәзәмне ачып җибәрсәм, сирень ботагына сандугач килеп кунды да өздереп-өздереп сайрый башлады. Ул сайрый, мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен иде, дим, имеш, шуңа тәрәзә яныннан читкәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга, карынымдагы балам кисәк тибенеп куйды һәм мин уянып киттем», – дип сөйли ул улына соңыннан. Яңа гына дөньяга килгән Салихны ятимлек сагалап тора, ул әтисез кала.
8-9 яшьләрендә Салихны сәүдә эшләренә өйрәтә башлыйлар. Әмма ул еш кына, кибеткә дип китеп, дуслары белән аулакка качып, аларга гармун уйный торган була. Бервакыт әнисе бу шөгыле өчен аны ачулана башлагач: «Беләсеңме, әнием! Син мине кибеткә кумасаң иде. Мин анда бармыйм, чөнки минем кулларыма бер музыкант кагылды. Ә бит кемнең дә булса кулына музыкант кагылса, ул кеше дә, һичшиксез, музыкант булырга тиеш. Мин дә музыкант булачакмын!» – ди. Чыннан да, татар музыкасына нигез салу, аны дөньяви югарылыкка күтәрү язмышына салынганын сизенгәндер кечкенә Салихның күңеле.

Салих Сәйдәшев – профессиональ татар музыкасына нигез салучы. Ул яңа жанрлар – марш, вальс, увертюра, берничә бию көйләреннән төзелгән сюиталар тудыра һәм үстерә. «Кандыр буе»ндагы «Уңыш бәйрәме» сюитасы, «Наемщик»тан – «Вальс», «Таһир һәм Зөһрә»дәге «Шәрык биюе» – никадәр төрлелек!
Дусты Кәрим Тинчурин тәкъдиме белән 1922 елда Салих ага Сәйдәшев Казанда яңа ачылган Кызыл Октябрь Татар театрына музыка мөдире һәм дирижер итеп эшкә алына. Нәкъ бу елларда аның композиторлык эшчәнлеге киң колач ала. Музыкаль драмаларга нигез сала. Кәрим Тинчурин белән якыннан аралаша, алар бергәләп сәхнә әсәрләре язалар.

Әмма музыкадан башка яши алмаган Салихның тормышына илленче елларда аяк чалына, сәясәтнең иҗат кешеләрен «иләгән» рәхимсез иләк аша уза алмый ул. Аның өчен театр ишекләре мәңгегә ябыла. Билгеле, композитор моны бик авыр кабул итә. Аны беркая да эшкә чакырмыйлар. Музыкасын тәнкыйтькә тоталар, якын булган дуслар аралашырга курка, иҗади кичәләр Салихсыз гына уза…

Хәтерлисездер, Салих Сәйдәшевнең киндер ак костюмнан төшкән фотосы бар. Эштән җибәрелгәч, композиторның башкалар аңламый торган сәер бер гадәте барлыкка килә. Ул һәр көнне иртән иртүк шул ак костюм-чалбарын, эшләпәсен киеп театр каршына килеп баса. Тәмәкесен кабыза… Иртән, ым кагып кына исәнләшеп, башка артистлар театрга эшкә киләләр, кичен, театр ишеген ябып, эштән кайтып китәләр. Ә Салих шунда басып торуын дәвам итә…
Борчулары, җыелган күңел газаплары сәбәпледер, 1954 елда Салих Сәйдәшев яман авыру белән авырый башлый. Дуслары аны Мәскәүгә җибәрә. Операция уңышлы уза. Әмма тормыш иптәше чыгып киткән арада, су алырга дип урыныннан торган Салихның операция җөйләре ачыла, күп кан югалтудан ул вафат була.

Музей хезмәткәрләренең чыгышы тәмамлануга театр утлары сүрәнләнеп куйды. Ак маскалы кешеләр пәйда булды…

Ә театрда тамашачылар әле һаман да бик аз күренә иде. Барлыгы да унбишләп кенә бугай. Юк, премьерага килергә теләүчеләрнең аз булуыннан түгел икән бу. Спектакль-лабиринтның сере шунда.

Утлар сүрәнләнде, без театрның төрле бүлмәләре аша лабиринт буйлап киттек. Сәйдәш төшләре, символлар, музыка, тынлык, караңгылык, шигырьләр… Спектакльнең режиссеры Резеда Гарипова һәм пьеса авторы Луиза Янсуар шактый катлаулы әсәр иҗат иткәннәр. Монда жанр төшенчәсе дә юк, тамашачы ияләнгән гади алымнар да, хәтта сүзләр дә бик аз. «Бу – Сәйдәшнең дәвере белән сөйләшүе, эчке диалоглары, җанына үтеп кереп карау, аның буйлап сәяхәт итү, – ди Луиза Янсуар. – Ярты ел инде Сәйдәш белән яшибез. Сез күргәне пьесаның 17 нче варианты иде. Бик күп документаль фактлар тупладык, Сәйдәш тормышына кагылган бай мәгълүмат белән эшләдек. Төнлә дә яздык без аны, көндез дә. Уйдан бер генә мизгел дә чыкмады».

Театрдагы күренешләр тамашачыларны композитор яшәгән XX гасыр чоры мохитенә, иҗатына, тормышына алып керә. Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер? Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме? Без үзебез кемнәр?  Һәр яңа бүлмәдә сине менә шундый фәлсәфи сораулар көтеп тора.  Кайбер урыннарда тән чымырдый, күздән яшьләр килә, Сәйдәшнең акрын гына синең белән әңгәмә корганын ишетәсең. Заманга сылтап, Сәйдәштән ераклашканыңа, бүлмәңдә аның музыкасы инде күптән яңгырамаганына читенсенеп куясың. Спектакльнең төп символы – ак костюм. Нигә мәшһүр композитор һәр көн саен аны киеп театр янына килгән, ни теләгән, шул рәвешле кемгә нәрсә исбатлаган?! Бу сорауларга җавапны ахырдан Сәйдәшнең үзеннән ишетәбез.

Спектакль-лабиринт турында күбрәкне сөйләргә теләсәм дә, бу урында туктарга тиешмендер. Бар серләрне дә ачып, спектакльнең кызыгын җибәрергә хакым юк чөнки. Ә менә өйгә кайтуга Сәйдәш музыкасын кабызырга, балаларымны татарның музыкаль җаны, мәшһүр сандугачы белән мөмкин кадәр ешрак таныштырырга бурычлы икәнемне төгәлрәк аңлыйм хәзер. Киләчәк буын күңелендә дә Сәйдәш маршы яңгырарга тиеш!

Салих Сәйдәшев декабрь аенда дөньяга килә, елның соңгы аенда дөньядан китә. Шуңа декабрь аен – Сәйдәш ае дип йөртәләр. Бу көннәрдә Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада уза. Аның максаты – Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын популярлаштыру, аны хөрмәт итеп искә алу.

Автор — Раилә Хәялиева;

Чыганак — «Сөембикә», http://syuyumbike.ru/news/proektlarybyz/uyanyrbyzmy-sydsh-yokysyzlyk-spektaklen-karagannan-so

Дата: 17.12.2020