90 СЕЗОН

Новости

Түгәрәк өстәл: “Алкыш” лаборатория-семинарын йомгаклау тантанасы!

26-29 нчы апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Республикабызның театр сәнгате үсешенә уңай йогынты ясаучы Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинары зур уңыш белән үтте. Театрыбыз каршында оешкан “Татар драматургия үзәге” эшчәнлеге кысаларында узган әлеге кызыклы һәм эчтәлекле лаборатория-семинарда талантлы режиссерлар, рәссамнар, композиторлар, артистлардан гыйбарәт иҗат төркемнәре бүгенге көннең актив драматурглары – М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж”, С.Юзеевның “Кияү урлау”, З.Хөсниярның “Балам-багалмам”, З.Хәкимнең “Янгын”, Р.Зәйдулланың “Ашина” әсәрләре буенча театраль эскизлар тәкъдим итте. Аларны мәртәбәле экспертлар – театр белгече һәм тәнкыйтчеләр Т.Н.Тихоновец, Ә.М.Закирҗанов, Н.Р.Игъламов, О.В.Кораблина, Е.И.Рябова, Ю.Т.Юдина, Г.Н.Фәттаховалар бәяләде. Параллель рәвештә театрыбызда, “Алкыш” лаборатория-семинары кысаларында, “Театр журналистлары клубы”на йөрүчеләр һәм ирекле тыңлаучылар өчен тематик лекцияләр үтте. Шулай ук, экспертлар, кич саен, соңгы премьераларыбызны тамаша кылды һәм соңыннан спектакльләр буенча артистларыбыз белән берлектә фикер алышты.
29 нчы апрель, 15.00 сәгатьтә, түгәрәк өстәл — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырылган кирәкле һәм әһәмиятле Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «АЛКЫШ» коллаборацион театраль лаборатория-семинарының йомгаклау тантанасы булды. Әлеге чарада лаборатория-семинарда катнашучылар, ижади партнерлар, сәнгать әһелләре катнашты. Биредә үзенчәлекле лаборатория-семинарга төпле нәтиҗә ясалды, киләчәкккә планнар билгеләнде. Театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов лаборатория-семинарның уңышлы һәм нәтиҗәле булуын, катнашкан һәм аның шулай югары дәрәҗәдә узуына саллы өлеш керткән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. Соңыннан, “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе экспертлар советы рәисе Т.Н.Тихоновец һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Р.Ш.Әхмәдиева белән берлектә барлык катнашучыларга сертификатлар һәм “Алкыш” иҗат лабораториясенең истәлекле билгесе тапшырылды.