90 СЕЗОН

Новости

Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) “Папамамалогия” спектаклен тәкъдим итте!

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале кысаларында Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ) Григорий Остер әсәре буенча куелган “Папамамалогия” спектаклен тәкъдим итте. Өлкәннәр, аларның яшәү тирәлеге, проблемалары һәм гадәтләре турындагы музыкаль дәрес жанрындагы спектакль тәмамлануга, фестивальдә катнашулары өчен, театр коллективына Диплом тапшырылды.