93 сезон

якындагы даталар

25 октябрь Як
14 ноябрь Шм

Билетлар турында белешер өчен +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз, яки karimkonkurs@mail.ru электрон почтасына языгыз.

спектакль турында

  • Премьера: 2026 елның 5 гыйнвары
  • программа: Пушкин картасы
  • билет бәясе: 700 ₽ — 800 ₽
1 сәгать · Музыкаль-мультимедиа перформансы · 6+

«Тукай Иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект» — заманча технологияләр һәм тере театраль яңгыраш ярдәмендә иҗат ителгән бөек татар шагыйренең балачагын һәм язмышын чагылдырган куелыш. Ясалма интеллект белән тудырылган анимацион фильм яшь Тукайның «Исемдә калганнар» да язылган истәлекләрен — ятимлек, мохтаҗлык, балачак сагышы һәм өмет белән сугарылган дулкынландыргыч, бер үк вакытта кырыс һәм тетрәндергеч тарихын тасвирлый. Персонажлар тамашачылар күз алдында җанлана: артистлар аларны шул мизгелдә үк тавышландыралар, чын анимациянең барлык законнары буенча тере дубляж башкаралар. Тамашачыларга Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрның җанлы яңгырашын ишетү өчен уникаль мөмкинлек булачак, ул спектакль атмосферасының мөһим өлешенә әвереләчәк. Бу сәнгать очрашуында Тукай-малайның яралы, көчле һәм гаҗәеп якты эчке дөньясы чагылачак.