93 сезон

Якындагы көннәр

6 декабрь Як

Билет сатып алу сораулары буенча +7 (843) 293-03-74 номерына шалтыратыгыз

Спектакль турында

«Кечкенә Мирза» — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль. Әти-әнисе көндәлек мәшәкатьләрдән арынмаган, ә бабасы үз бүлмәсендә тыныч кына яшәгән гади бер гаиләдә Мирза исемле малай могҗизага юл таба. Бабасы сөйләгән сүзләр гаҗәеп сәяхәткә әйләнә: хәзер Мирза — Нәни принц, ә аның якыннары — бөтен нәрсәне йөрәк белән генә аңлап була торган эчке дөньясы геройларына әверелә. «Кечкенә Мирза» — җитлегү, мәхәббәт һәм йөрәк белән күрә белү тарихларында чынбарлык һәм хыял үрелеп барган шигъри спектакль. Ул тере театрның драматик тирәнлеге белән клоунада поэзиясе кушылган, сүзләр тән музыкасы белән алышынган, битлекләр җанланган, ә яктылык җан сулышына әверелгән дөнья. Инсценировка авторы Резеда Гобәева Спектакльне Луиза Харисова алып бара. Спектакльнең премьерасы 2025 елның 18 декабрендә булды.