Шәһәр читендәге йорт, кич, күптәнге ике ахирәт тын гына сөйләшә-сөйләшә чәй эчә… Шулвакыт тәрәз шакыйлар. Әллә җил, әллә агач ботагы шулай шаяра, әллә караңгы кичтә кемдер килгән?
Шул мизгелдән геройларның күнегелгән гадәти тормышлары чәлпәрәмә килә, аларның йөрәкләрен шом кимерә башлый. Соняның ире Васил еш кына Карурманга китә һәм аннан үзгәреп, бөтенләй башка кеше булып кайта. Көннәрнең берендә инвалид креслосына береккән әтисе эзсез югала. Өйдә чакыру авазлары, хәтер ташкыны, кыштырдау тавышлары торган саен ныграк ишетелә башлый һәм алардан һич кенә дә качып котылып булмый.
Бу – вөҗдан һәм курку, җанны гел бимазалап торган хәтер турында мистик драма. Биредә һәр җөмлә, һаваның җиңелчә дерелдәве кебек, әкрен генә сер пәрдәсен ача бара. Нәтиҗәдә тәрәзәгә кем һәм ни өчен шакый: кешеме, өрәкме яисә аның үз гаебеме? – барысы да аңлашыла башлый.
«Тәрәзәмә кем шакый?» – ул кинәт үткәннәр кире әйләнеп кайткан гаилә тарихы турындагы спектакль генә түгел. Бу кызгану белән упкын арасындагы сайлау, кешенең үз дөреслеген күрмәс өчен никадәр тирәнгә керә алуы хакындагы искиткеч гыйбрәтле хикәя.
Авторы һәм режиссеры Салават Юзеев
Билетлар:
-
20.11.2025Билет алырга
18:00 -
21.11.2025Билет алырга
18:00 -
07.12.2025Билет алырга
12:00 -
14.12.2025Билет алырга
12:00