90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары Уфада театраль проектларны тәкъдим итте

30 ноябрьдә Уфа театрларының реклама, маркетинг бүлеге вәкилләре белән очрашу узды.

Чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Могҗиза» инклюзив театр студиясе җитәкчесе, режиссер-педагог Зөфәр Харисов, театрыбызның талантлы актеры, «Могҗиза»студиясе укытучысы Салават Хәбибуллин,
актриса Айсылу Мөсәлләмова, Башкортстан опера һәм балет театры, Башкортстан дәүләт академия рус драма театры, М.Гафури ис. Башкорт дәүләт академия драма театры, Хөсәен Әхмәтов ис. Башкорт дәүләт филармониясе белгечләре катнашты.

Артистларыбыз Тинчурин театры проектларын тәкъдим итте: мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе, кунак бүлмәсе һ.б. проектлар.

Чара ахырында кунаклар Уфа «Нур» татар дәүләт театрының музее һәм балалар студиясе белән танышты.

Тинчурин театры артистлары Уфада театраль проектларны тәкъдим итте
Тинчурин театры артистлары Уфада театраль проектларны тәкъдим итте