93 сезон

15.06.2026 событие
Кәрим Тинчуринның сөекле хатыны, педагог, «Сәйяр» труппасы артисткасы Заһидә Шаһбазгәрәй кызы Тинчуринаның тууына 129 ел. Зур горурлык белән искә алабыз… Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова 1919 елда өйләнешәләр, 18 ел бергә яшиләр. Заһидә Тинчурина – бөек татар драматургы Кәрим Тинчурин белән җылы гаилә учагы булдырып, аның белән иңне-иңгә куеп, шатлыкларын да, борчуларын да бергә күтәргән искиткеч талантлы, халкыбызның милли театр сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән бөек хатын-кыз ул. Заһидә ханым Кәрим Тинчуринның остазы, киңәшчесе дә була, иҗат юлында һәрвакыт янәшәсендә тора. Кәрим Тинчуринның сөекле хатыны, «Сәйяр» труппасы артисткасы Заһидә Шаһбазгәрәй кызы Тинчуринаның тууына 129 ел тулу уңаеннан 15 июнь көнне театр музеенда “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган лекторий узачак.

барлык хәбәрләр

11.06.2026

Җәйге театр верандасында поэзия һәм музыка кичләре

укырга
Этим летом на уютной веранде театра пройдут камерные вечера