90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры һәм «Идел» журналы «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсын игълан итә

Пресс-релиз 

Бәйгедә җиңеп чыккан авторның әсәре 2024 елда Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы игълан итә.

Проектның максаты – драматургиядә яшьләр арасында яңа исемнәрне ачу, татар театры өчен яңа әсәрләр иҗат итү, яшьләр арасында драматургларны үстерү, тәрбияләү.

Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр (35 яшь тулганнарны да кертеп) булган авторлар катнаша. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2023 елның 15 декабренә кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com һәм Idel-kazan@mail.ru адреслары буенча җибәрергә кирәк.

Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителә. Һәр автор, күп дигәндә, 3 пьеса җибәрә ала.

Бәйгенең үткәрелү тәртибе:

– Укыту программасы 2023 елның 20 декабрендә узачак.
– Әзер эшләрне кабул итү 2024 елның 15 мартына кадәр.
– Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була;
– Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә;
– Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2024 елның 30 апрелендә үткәрелә.

Җиңүче театр укулары нәтиҗәсендә билгеле булачак. Җиңүче автор пьесасы буенча спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Җиңгән пьесаның өзекләре «Идел» журналында басылачак.

Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин .

Шул уңайдан, 8 декабрь көнне, 13:00 сәгатьтә, «ТАТМЕДИА»да «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

  1. Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры.
  2. Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры.
  3. Гөлназ Бәдретдин – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире.
  4. Рәмзия Ризван кызы Галимова – «Идел» журналының баш мөхәррире.

Матбугат очрашуы кысаларында бәйгенең үткәрелү тәртибе, катнашучыларга төп таләпләр, милли театрлар өчен репертуарга алырлык әсәрләр даирәсен киңәйтү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

НИГЕЗЛӘМӘ

 

Тинчурин театры һәм «Идел» журналы «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсын игълан итә
Тинчурин театры һәм «Идел» журналы «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсын игълан итә