90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары «Кызыл таң» газетасы редакциясендә кунакта булды

1 декабрьдә артистларыбызны Башкортстанда татар телендә нәшер ителә торган «Кызыл таң» газетасы редакциясе кунакка дәште. Чарада Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова,
Илфак Хафизов, театрыбызның талантлы актрисасы Айсылу Мөсәлләмова катнашты.

Журналистлар Уфага гастрольләргә алып килгән спектакльләр, театр репертуары, образлар тудыру һәм башка темалар белән кызыксынды.

Ахырда «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов артистларга әлеге басма турында китап, Башкортстан журналларын тапшырды. Артистлар, үз чиратында, театрыбызның 90 еллыгына багышлап чыгарылган китап бүләк итте.

Тинчурин театры артистлары «Кызыл таң» газетасы редакциясендә кунакта булды
Тинчурин театры артистлары «Кызыл таң» газетасы редакциясендә кунакта булды