90 СЕЗОН

Яңалыклар

Нәни дусларыбызны Яңа ел тамашаларына чакырабыз

Программада:
Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән
«Тылсымлы арена» әкияте

Көннәрнең берендә талантлы цирк җанварлары тормышында зур үзгәреш була. Чөнки аларны кара кайгыга салырлык көтелмәгән бер вакыйга килеп чыга… Театр репертуарында урын алган, ачык төсләргә һәм бихисап фокусларга бай булган әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли.

Авторы — Шамил Фәрхетдинов, режиссеры — Камил Гатауллин.

Кайчан: 20-29 декабрь 2023 ел, 2 гыйнвар 2024 ел
Спектакльдә синхрон тәрҗемә каралган
Яшь категориясе (0+)

Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин. Сылтама биредә

Нәни дусларыбызны Яңа ел тамашаларына чакырабыз
Нәни дусларыбызны Яңа ел тамашаларына чакырабыз