90 СЕЗОН

Яңалыклар

ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

“Гөләндәм туташ хатирәсе” премьерасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешуына 85 ел тулу уңаеннан һәм татар прозаигы, классик язучы – Әмирхан Еникинең тууына 110 еллык юбилеена багышлана. Татар укучысының иң яраткан әсәрләреннән берсе булган “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре, киләчәктә тамашачының яраткан спектакльләреннән берсе булыр дип уйлыйбыз. Театр тарихында иң беренчеләрдән булып, татар халкының бөек композиторы – Салих Сәйдәшевның тормышындагы вакыйгалар сәхнәләштерәләчәк. Биредә аның беренче мәхәббәте, әлеге вакыйгаларның героинясы тарафыннан сөйләнелә. Спектакльнең режиссеры – Заһидуллин Р.М. – РФ Атказанган артисты, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе. Художник-куючы – ТР Халык рәссамы – Кумысникова Н.Х. Композитор – Чаплин Ю.Л. Рольләрне театрыбызның әйдәп баручы артистлары – Хәсәнова Ә.Я., Мифтахов С.Г., Мәхмүтова Л.Х., Хөснетдинов Х.М., Сәләхова Р.Н., Закиров З.Х., Ибәтуллина Л.И., Фәтхрахманов А.Р. башкара.