90 СЕЗОН

Яңалыклар

Кәрим Тинчуринны яратсаң – флешмобка кил!

Тинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе  Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра.

8  сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә, 13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 флешмоблар башланачак.

15 сентябьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30 сәгатьтә башлана.

Чараларда театрның күренекле артистлары чыгыш ясаячак: Резеда Төхфәтуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Булат Зиннәтуллин һ.б.

Әлеге әдәби-музыкаль чаралар партнерларыбыз «Болгар» хәйрия фонды, «ЮВТ АЭРО», «Мелита-Аренда», «ТАТЭМ», «Алексеевскдорстрой», «Спасение», «КамаСтройИнвест» оешмалары ярдәмендә оештырыла.