90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Ачык университет” курсларының дастаннарга багышланган өлеше

 

Татар дастаны ни сөйли һәм аны ничек дөрес укырга? Дастан – ул фэнтези, батыр-суперкаһарманнар яисә тарихи чынбарлыкмы? Ни өчен “Идегәй” дастаны тыелган булган? Бу сорауларга җавап белергә теләсәң, “Татар дастаны ни сөйли?” курсына кушыл.

Татарлар – халык иҗатының гүзәл әсәрләренә – дастаннарга бай халык. Билгеле бер чордан татар дастаннары кулъязмалар булып таралганнар, кат-кат күчерелгәннәр, ә китап басу чорында күп тиражлы басмалар булып дөнья күргәннәр. Курста татар дастаны ни сөйли һәм аны ничек дөрес укырга, дастан – ул фэнтези яисә тарихи чынбарлыкмы, ни өчен совет заманында “Идегәй” дастаны тыелган булган һәм башка сорауларга җавап табарга була. Курс Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Идегәй” спектакле әзерлек барышында төшерелде.

Чыганак: https://univer.tatar/courses/49

Белешмә: Ачык Университет 2019 елның 9 февралендә барлыкка килде. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Акыл фабрикасы” проекты кысаларыннан үсеп чыкты. 2019 елның февраль, март, апрель айларында тарих, заманча мәдәният темаларына offline курслар узды. Ачык Университетта 100дән артык кеше белем алды. Лекцияләрне Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Хатыйп Миңнеголов, Илнур Миргалиев һәм башка танылган галимнәр укыды.

Бу эш иҗтимагый оешма тарафыннан башкарыла. Безнең такым яшь, белемле, креатив шәхесләрдән тора. Алар бүгенге көндә актуаль, күпләргә кызыклы булган темаларга лекцияләр яздыра, тирән белемле, заманча фикерләүче лекторларны эшкә җәлеп итә.

Ачык Университет – озак көтелгән тулы татар телле университет булдыруга зур адым. Киләчәктә милли университет булдыруга рәсми мөмкинлекләр тудырылгач, Ачык Университет аның өчен нигез булачак. Бүгенге көндә Ачык Университет нигездә онлайн-университет буларак эш итә. Университетта 1200дән артык студент белем ала.

“Ачык университет” курсларының дастаннарга багышланган өлеше
“Ачык университет” курсларының дастаннарга багышланган өлеше