Бүген, 3 июньдә, Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина 55 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Хөрмәтле Резедә Ринат кызы!
Күркәм юбилеегыз котлы булсын. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәвегезне телибез.