90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры ХIV «Һөнәр» фестивалендә катнаша

2022 елның 5-11 декабрендә Казанда ХIV «Һөнәр» яшь режиссура Бөтенроссия театр фестивале узачак. 6 декабрьдә, фестиваль кысаларында, Тинчурин театры “Хан кызы Турандык” спектаклен күрсәтәчәк.

Быел Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, фестивальдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театры коллективлары да катнашачак. Спектакльләр 8 театраль мәйданчыкта – шул исәптән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, «Демидов йорты» театр резиденциясендә күрсәтеләчәк. 11 декабрьдә исә А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры спектеакльләре көтелә.

Быел фестивальнең нигезләмәсендә үзгәрешләр дә булды: катнашучыларның яше артты, хәзер режиссерлар 40 яшькә кадәр катнаша ала. Быелдан башлап яшь тамашачылар һәм яшьләр театрлары спектакльләренә басым ясалачак.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан фестивальдә «Иман һәм Илһам» дип аталган махсус программа кысаларында Буа дәүләт драма театрының «Дәрвиш» (режиссеры – Тимур Кулов) һәм Кариев театрының «Йосыф» (режиссеры – Ренат Әюпов) ике спектакле күрсәтеләчәк. Традиция буенча, «Һөнәр» фестивале уңаеннан, белем бирү программасы да узачак, анда режиссерлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.

Тинчурин театры матбугат үзәге