90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе

Сезне Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясенә чакырабыз. Очрашу 10 март көнне 11:00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында (Горький урамы, 13) узачак.

Ачык репетиция вакытында режиссер һәм артистлар белән сөйләшеп, үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бар.

Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы.

Әмма “Мәдинә” әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар. Гөнаһ, ант, язмыш – төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь белән иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый.

Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын, автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә.

Автор һәм режиссер – Илгиз Зәйниев

Композитор – Элмир Низамов

Рәссам – Геннадий Скоморохов

Рольләрдә: Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүмәтова, Альбина Гашигуллина, Ирек Хафизов.

Спектакльнең премьерасы 7-8 апрелдә узачак.

 

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе
Тинчурин театрында «Мәдинә» спектакленең ачык репетициясе