90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИНЛЫЛАР “КОЯШЛЫ” ЯЛ ИТҮ БАЗАСЫНДА БӘЙРӘМ ЧАРАСЫ УЗДЫРДЫ

25 нче февраль Театр елы һәм 23 нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәре уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры администрациясе һәм профком рәисе, әгъзалары театр артистлары һәм хезмәткәрләре өчен “Кояшлы” ял базасында күңелле ял итү чарасы уздырды. Коллектив чаңгыда, тимераякта һ.б. уеннарда көч сынашып, бүләкләргә лаек булды, шашлык, кайнар коймаклардан авыз итеп саф урман һавасында рәхәтләнеп ял итте.