91 СЕЗОН

Яңалыклар

Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды

23 гыйнварда Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды. Интеллектуаль чараның икенче уены татар әдәбиятына һәм премьера спектакленә багышланды.

Уенны Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова һәм Татарстан Милли музее филиалы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры мөдире, КФУ диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Айдар Шәйхин бәяләде. Чараны Гөлназ Гыймадиева алып барды.

Квизда Казан медицина көллияте һәм И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары катнашты.

Җиңүчеләргә Тинчурин театры һәм иганәчеләребез — «Хәзинә» милли сәнгать галереясе һәм «Түбәтәй» милли һәм заманча ресторан челтәреннән шәп бүләкләр тапшырылды.

Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды Студентлар көне уңаеннан Тинчурин театрында «Театраль квиз» узды