Бүген Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре башланды.
Башкала тамашачыларын Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Татарстанның халык артисткасы Резедә Төхфәтуллина сәламләде.
Эмиль Фәйзуллин, үз чиратында, Татарстанның халык артисткасы, күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган Миләүшә Нәҗмиевага Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның рәхмәт хатын тапшырды.
Гастрольләрнең беренче көнендә Мәскәү тамашачыларына «Чулпан» спектакле (автор — Шәриф Хөсәенов, режиссер – Резеда Гарипова) күрсәтелде.