90 СЕЗОН

Яңалыклар

“МОÑ” театр мәйданчыгы “Чын татар” спектаклен күрсәтте!

Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия театр фестивале төрле мәйданнарда үтте. “МОÑ” театр мәйданчыгы исә Динә Сафина һәм Ксения Шачневаның “Чын татар” спектаклен күрсәтте. Миллилек һәм милли үзенчәлек мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап эзләүче «Чын татар» проекты катнашучыларының иҗатын тамашачылар яратып кабул итте.