90 СЕЗОН

Яңалыклар

К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте

Тинчурин театрының «Хыялый» спектаклен Теләчедә уйнау “Пушкин картасы” проекты кысаларында узды.

Яшьләрдә мәдәният белән кызыксыну, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт уятуда актив ярдәм итәчәк әлеге проект кысаларында 20 апрель Теләчедә “Хыялый” тамашасы зур уңыш белән узды. Мавыгып спектакль караган мәктәп укучылары артистларны алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торды.

“Хыялый” спектакле тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итә. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтә.

Билгеләп узыйк, “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру өчен Тинчурин театры һәр атна Казан һәм Татарстан районнарындагы уку йортларында спектакльләр күрсәтә.

Узган елның 1 нче сентябреннән яшьләр арасында Россия күләм мәдәни чараларны популярлаштыру максатыннан тормышка ашырылган “Пушкин картасы” Бөтенроссия мәдәни программасы старт алды. 5000 сумлык бу уникаль картаны “Госуслуги. Мәдәният” мобиль кушымтасы яки “Почта банк” аша 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте
К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте К. Тинчурин театры Теләчедә “Пушкин картасы” белән спектакль күрсәтте