90 СЕЗОН

Яңалыклар

Китапханәдә әдәби-театраль очрашу

2020 елның 24 гыйнварында, 13.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән әдәби-театраль кичә үтәчәк.
«Тинчурин театры+» театраль проекты кысаларында узачак әлеге кичәдә танылган драматург Зөлфәт Хәкимнең «Акча бездә бер букча» спектакле буенча фикер алышу булачак. Әлеге проект, әдәбият сөючеләр белән ике араны тагын да якынайту өчен эшләнә.

Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр – бәхет эзләү нәтиҗәсе. Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы? Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә. Әлеге чарада спектакльдән өзек күрсәтеләчәк һәм артистлар белән спектакль турында кызыклы сөйләшү булачак. Тамашачылар арасында спектакльгә билет та уйнатылачак.

Кичәдә «Акча бездә бер букча» әсәренең авторы – танылган драматург Зөлфәт Хәким, спектакльдә төп рольләрне башкаручы артистлар Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Зөфәр Харисов; Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, китап укучылар катнашачак.