90 СЕЗОН

Яңалыклар

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Бүген, 22 нче майда, Изге Рамазан аенда, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Казан зиратларында булды. Якты дөньядан киткән артистларның каберләрен зыярәт кылып, алар рухына дога укып, каберләрен тәртипкә китереп кайтты.